XI «Программалау буенча команда турниры»
13 Nov, 2008 Сылу 0
Киров физика-математика лицее уздырган XI «Программалау буенча команда турниры» исемле ачык олимпиада тәмам. Абсолют җиңүче дә билгеле. Ул - Мәскәү җыелма командасы. Ул гына барлык 7 биремне чишә ала.
Турнир нәтиҗәләре буенча тагын 9 команда мәктәп укучыларының программалау буенча Россиякүләм олимпиадасына юллама алды. Алар арасында татарстанлылар да бар:
- Казанның 2нче лицей-интернатыннан Нигъмәтуллин, Гыйльмуллин, Несмелов;
- Яр Чаллыдан 79нчы лицей укучылары Ганиев, Черебаев, Латыйпов;
- Казанның КДУ каршындагы лицееннан Сафин, Грачёв, Габдрахманов һәм башкалабыз җыелма командасы (Иванов, Краснов, Филиппов).