Мәктәп укучыларының әти-әниләреннән дезинфекторлар алу өчен акча җыячаклармы?
17 Aug, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Казан мәктәпләрен дезинфекцияләү өчен ата-аналардан акча җыю күздә тотылмый. Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
«БДИ пунктларын җиһазландыру өчен 3 миллион сумнан артык акча сарыф ителде, шунлыктан мәктәпләрнең бер өлеше Роспотребнадзор таләп иткән җиһазларның бер өлешен алды инде. Калган мәктәпләр саклану чараларын бюджет һәм бюджеттан тыш чыганаклар хисабына юнәтә, дезинфекторлар алу өчен акча җыю күздә тотылмый», - диде Ризванов.
Кайбер мәктәпләр саклану чараларын Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш биргән вакытта алган.
Казан мэры быел 1 сентябрьдә традицион мәктәп линейкалары булмаячагы хакында хәбәр иткән иде инде.