Татарстанда сыйныф җитәкчеләре ай саен 5 мең сум күләмендә акча алачак
Татарстанда агымдагы елның 1 сентябреннән федераль бюджет акчалары хисабына сыйныф җитәкчеләренә 5 мең сум күләмендә ай саен акчалата бүләк билгеләнәчәк. Бу хакта Алабуга педагогика хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
"Шул ук вакытта сыйныф җитәкчелеге өчен төбәк өстәмәләре сакланачак", — диде ТР Мәгариф һәм фән министры.
Борһанов быел июль аенда балалар һәм яшьләр мәгарифендә тәрбия компонентының ролен көчәйтүгә юнәлдерелгән федераль закон кабул ителүен искә төшерде. «Бу эштә төп роль сыйныф җитәкчесенә бирелә", - дип өстәде ул.
Министр сүзләренә караганда, бер ел элек ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкә мәктәп директорларын һәм аларның урынбасарларын җәлеп итәргә кушты. Бүгенге көндә республикада 523 мәктәп җитәкчесе сыйныф остазы функцияләрен башкара.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы каршында гомуми белем бирү оешмаларының сыйныф җитәкчеләре советы төзелде.