КФУ студентларына уку өчен кредит алу мөмкинлеге бирелә
Хезмәт стажы булмаган КФУ студентлары өчен белем алуга кредит ал умөмкинлеге бар. Әлеге чара пандемия вакытында студентларга ярдәм итү сыйфатында кертелгән. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Укуга кредит алырга теләгән һәр укучыга КФУ беренче ел өчен процент ставкасының 5 процентын каплаячак», — дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Кредит рәсмиләштерү өчен студенттан хезмәт стажы таләп ителми. Бердәнбер шарт — укучы 14 яшьтән 75 яшькә кадәрге кеше булырга тиеш. Кредит срогына уку вакыты, аннан өч ай эш эзләү керә һәм бөтен сумманы 10 ел эчендә түләп бетерергә тиеш була. Айлык түләүне вакытыннан алда түләргә мөмкин.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы КФУга өстәмә рәвештә 180 бюджет урыны бүлеп бирелгәнлеге турында хәбәр иткән иде. Яңа уку елына бюджет урыннарының гомуми саны 5510 булды.