Татарстанда ике елда яслегә чиратлар бетәчәк
29 Jul, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Татарстанда ике ел эчендә ясле төркемнәргә чиратларны бетерү планлаштырыла. Республикада 49 яңа объект төзеләчәк һәм балалар бакчаларында 2 төркем яңадан профильләштереләчәк. Эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында алып барылачак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Чараны гамәлгә ашыруга 2 ел эчендә 5,5 млрд сум акча тотылачак, аларның федераль өлеше — 1 млрд сум, калганы — республика бюджеты акчалары», - диелә хәбәрдә.
Шулай итеп, дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларына йөрүче өч яшькә кадәрге балалар саны артып, 26 мең 527гә җитәчәк.