Казанда яшь экскурсоводлар мәктәбе ачыла
29 Jul, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
30 июльдә Казанда «Ватан» яшь экскурсоводлар мәктәбе ачыла. Анда ун яшьтән алып 15 яшькә кадәрге мәктәп укучылары укый ала.
Проектның төп бурычларының берсе — укучыларны мәдәни туризм өлкәсенә җәлеп итү, чит телләрне өйрәнүгә өстәмә рәвештә мотивлаштыру.
Беренче этапта экскурсоводлар, тарихчылар һәм сәнгать белгечләре укучыларга Казан Кремлендә урнашкан тарихи объектлар турында сөйләячәкләр. Аннан соң укучылар үзләре аның территориясе буенча экскурсияләр үткәрәчәкләр.
Яшь экскурсовод мәктәбендә уку 28 августка кадәр дәвам итәчәк. Уку өчен беренче төркем туплау төгәлләнде. Якын арада 12 укучы дәресләргә керешәчәк.