БДИда шпаргалка кулланучыларны быел ни көтә?
Быел БДИ нәтиҗәләрен юк итү аттестатка йогынты ясамаячак. Чыгарылыш сыйныф укучылары инде аттестатлар алды.
БДИ тапшыру вакыты күчерелүгә карамастан, чыгарылыш сыйныф укучыларына карата ташламалар булмаячак. Бу хакта география буенча сынау имтиханнары вакытында ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде.
«Йомшаклык булмаячак. Кисәтү ясап тормаячакбыз. Шпаргалкаларны куллану киләсе елның мартында да күңелсез тәмамланырга мөмкин. Чөнки нәкъ менә шушы вакытка кадәр күзәтүчеләр барлык имтиханнарның видеоязмаларын караячак. Беренче семестр нәтиҗәләре буенча студентларны деканатка чакырулары бик күңелле булмаячак. Уңышлы сессия өчен макталу урынына, куылу турындагы хәбәрне дә ишетергә мөмкиннәр », — диде Борһанов.
Бердәм дәүләт имтиханнарында объективлыкны комиссия әгъзалары, күзәтүчеләр һәм оештыручылар тәэмин итәчәк.