Рөстәм Миңнеханов: Сыйфатлы белем алу өчен шартлар тудыру мөһим
2 Jul, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Безнең бурыч - һәркем сыйфатлы белем ала алсын өчен кирәкле шартлар тудыру.
«Җәмәгать иминлеге торышын билгели торган бурыч буларак, гаиләгә һәм балаларга ярдәм итүне карарга кирәк, - дип ассызыклады ТР Президенты. - Һәр ата-ана өчен балага белем бирү, аның киләчәге төп кыйммәтләр булып тора".
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, якындагы ике елда республикада 49 яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Инде быел 11 мең бала өчен 13 мәктәп төзелә, шулай ук 172 мәгариф оешмасына капиталь ремонт ясала.
«Алга таба ресурс үзәкләре һәм полилингваль комплекслар үсеш алачак», - дип билгеләп үтте ул.