Сәламәтлек саклау министрлыгы клиник ординатурага керү өчен бәйге игълан итте
21 Jun, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия Федерациясе Югары белем бирү оешмаларына максатчан кабул итү квоталары буенча клиник ординатурага укырга керүгә конкурс игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Документлар 2020 елның 22 июненнән 22 июленә кадәр Россия почтасы һәм электрон почта аша кабул ителә.
Документлар исемлеге, белгечлекләр исемлеге һәм югары белем бирү оешмалары турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтының «Медицина белеме һәм аттестация бүлеге мәгълүматы» бүлегендә урнаштырылган.