Казанда «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясе проектын игълан итәләр
1 июньнән 22 декабрьгә кадәр Казанда II «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясе үтә. Гаризалар 1 июньнән 20 июльгә кадәр https://ntp20.b2b.kamalteatr.ru/tt сайтында кабул ителә. Лаборатория потенциаль талантлы яшь авторларны ачыклау максатыннан үткәрелә.
Бәйгедә катнашу өчен ирекле формада гариза тапшырыла, гариза янына резюме (күләме 1 бит) һәм эссе беркетелә. Эсседа заман татар драматургиясе нинди булырга тиеш, ул нинди хәлдә һәм ни өчен бәйгедә катнашырга телисез - шул хакта язырга кирәк. Күләме 1-2 бит. Бәйгедә татар әдәби телен белгән, 40 яшькә кадәрге авторлар катнаша ала. Дәгъвә кылучылар арасыннан оештыручылар бер төркем катнашучыларны сайлап ала. Алар "Яңа татар пьесасы" лаборатория-бәйгесенең барлык этапларын үтәргә тиеш була.
Лабораториянең этаплары:
1. 20-31 июльдә лабораториядә катнашучылар исемлеге раслана.
2. 1-15 августта лекция-семинар интенсивы үтә. Әлеге этапта яшь авторлар белән Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы драматурглары үзләренең һөнәри осталыклары белән бүлешәчәкләр. Белем бирү рус һәм татар телләрендә online режимда (короновирус инфекциясенә каршы профилактик чаралар уздырылу сәбәпле) алып барыла.
3. 15 августтан 1 ноябрьгә кадәр катнашучылар, остазлары җитәкчелегендә, үз синопсислары буенча оригиналь пьесалар яза.
4. Пьесаларның иң яхшылары читкалар рәвешендә тәкъдим ителәчәк һәм Камал театрында “Сишәмбе көн кич белән” проекты кысасында куелачак.
Пьесалар 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Текстларның татар телендә булуы шарт.
Тулырак мәгълүматне gulnur.gimatova@kamalteatr.ru почтасы яки түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: +7 962 563 99 32 (Нияз Рауфович), +7 927 033 22 30 (Гөлнур Фаутовна).
"Яңа татар пьесасы" лаборатория һәм бәйгесе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарафыннан оештырыла.