Казан укытучылары «Үзеңә үзең модельер» конкурсында ярыша
Казанда гомуми белем бирү учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укытучылары арасында «Үзеңә үзең модельер» онлайн-фестивале уза. Катнашучыларга үзенчәлекле милли костюмнар тегәргә кирәк.
Бүгенге көндә конкурста 23 эш катнаша. Укытучылар үз эшләнмәләрен Instagram социаль челтәрендә күрсәтәләр. Милли костюм теккәндә, оригинальлек кенә түгел, аны матур итеп тәкъдим итү дә исәпкә алына. Катнашучылар арасында Киров районының 121-нче балалар бакчасы җитәкчесе Марина Лялина бар. Ул Бөек француз революциясе чорындагы хатын-кызлар костюмын теккән. Укытучы сүзләренчә, аны Франция мәдәнияте илһамландырган.
«Элек мин тегү белән шөгыльләнмәдем, бу минем беренче эшем, һәрвакыт үз кулларым белән нидер ясарга хыялланган идем. Әлеге конкурс иҗади сәләтләрне ачарга, үзеңне ниндидер яңа өлкәдә сынап карарга мөмкинлек бирә», - дип сөйләде М.Лялина.
Конкурс 15-нче августта тәмамланачак. Катнашучыларның эшләрен Мәгариф хезмәткәрләре йортының Instagram-аккаунтында карарга мөмкин.