Тәрбиячеләр яңадан әзерлек узачак
Татарстанда 2020-2021 елларда мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында балаларга 10 меңнән артык урын булдырырга ниятлиләр. Быел 5030 урынга исәпләнгән 22 балалар бакчасы төзелә, шуларның 2525 урыны — ясле төркемнәре өчен. Аерым алганда, Казанда — 9, Чаллыда — өч , Түбән Камада, Буада, Яшел Үзәндә, Лаеш, Тукай, Питрәч һәм Биектау районнарында берәр бала бакчасы төзеләчәк.
2020 елга республикада мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 100% тәшкил итәргә тиеш. Хәзер балалар бакчаларына 16 мең бала чиратта тора. Бу исемлектә шулай ук 3 яшькә кадәрге сабыйлар да бар. Проблема 22 районда тулысынча хәл ителгән.
Шул ук вакытта, «Демография» милли проекты кысаларында, соңгы елларда Татарстанда 30 яңа балалар бакчасы төзелде.
Полилингваль белем бирү комплекслары составында булган балалар бакчаларында эшләячәк тәрбиячеләр яңадан укыячак. ТР Дәүләт Советының профильле комитеты утырышында хәбәр ителгәнчә, педагогларның бер өлеше мәгарифне үстерү институтында белем алган инде, анда тәрбиячеләрне курслы әзерләү оештырылган.