Илсур Һадиуллин балалар бакчасы өчен түләүдәге үзгәрешләрне аңлатты
Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвен баланың бакчага йөрүен исәпкә алып үзгәртү турында аңлатты. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләде.
Министр урынбасары әйтүенчә, әгәр бала бакчага йөрмәгән булса, 12 майдан түләүнең даими өлеше киметелә. «Ата-аналарга бернинди гариза да язарга кирәкми, өстәмә документлар таләп итмибез. Яңадан исәпләү эшләрен мәгариф идарәләре һәм бүлекләре бухгалтерияләре башкара», — диде ул.
Һадиуллин сүзләренә караганда, элек ата-аналар түләве структурасына балаларны карауда катнашучы мәктәпкәчә учреждение персоналының хезмәт хакы, туклану, хуҗалык-көнкүреш товарлары һәм медикаментлар сатып алу чыгымнары кергән булган.
Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле билгеләп үткәнчә, өч яшьтән олырак баланы 10,5 сәгатькә исәпләнгән төркемдә тоткан өчен ата-аналар түләве 3375 сум булган. Шул исәптән, 2789 сумы 12 майга кадәр даими абонент түләвен тәшкил иткән һәм ул балаларның бакчага йөрү-йөрмәвенә бәйле булмаган. Ә 586 сум туклану өчен түләнгән, ул баланың бакчага йөргән көннәренә карап исәпләнгән.
«Хәзер әлеге төркем өчен ата-аналар түләве 3127 сум тәшкил итәчәк, ул 248 сумга кимеде. Аларның 685 сумы — даими түләү, ә 2442 сумы — туклану өчен түләү. Ягъни абонент түләве нибары 685 сум килеп чыга. Чөнки калган барлык чыгымнарны бюджет үз өстенә ала», — дип аңлатты докладчы.