Быел кабул итү кампаниясе үзенчәлекле булачак
2020/2021 уку елының кабул итү кампаниясе барлык югары уку йортларында дистанцион рәвештә узачак. Абитуриент белән кабул итү комиссиясенең аралашуы мөмкин кадәр онлайн үтәргә тиеш. Документларны электрон формада вузларның үз ресурслары аркылы яисә «Поступи в вуз онлайн»сервисы ярдәмендә юлларга мөмкин.
Югары уку йортларына документларны кабул итү кампаниясе 20 июнь көнне старт алачак.
Бу хакта «Беренче канал» эфирында Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков сөйләде. «Без, узган елдагы кебек үк, барлык абитуриентларга 20 июньнән башлап югары уку йортына тиешле юнәлешкә яки белгечлеккә керү турында гариза бирү мөмкинлеге тудырырга булдык. Ягъни бу елның үзенчәлеге БДИ тапшырганчы ук югары уку йортына гариза бирергә мөмкин булуда», — диде РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы.
Документларны югары уку йортлары 17 августка кадәр кабул итәчәк, дип ачыклык кертте ул.