Быел математикадан база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы булмый
17 May, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Быел математикадан база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы үткәрелмәячәк. Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) директоры Оксана Решетникова шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Быел математикадан база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханы булмаячак. Ул аттестат һәм математикадан билге алу өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе буларак уздырыла иде», — дип сөйләде Решетникова «Комсомольская правда» радиосы эфирында.
Элегрәк Мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, быел югары уку йортына укырга керергә җыенган чыгарылыш сыйныф укучылары гына БДИ тапшырачак. Алар укырга керү өчен кирәкле предметларны гына тапшырырга тиеш була.