«Татаркино» Балаларны яклау көненә гадәти булмаган «Мультконцерт» оештырачак
31 май һәм 1 июнь көннәрендә «Татаркино»ның социаль челтәрләрләрдәге аккаунтларында гадәти булмаган «Мультконцерт» күрсәтеләчәк. Совет мультфильмнарыннан җырларны театрларда эшләүче һәм кинода төшерү тәҗрибәсе булган танылган актерлар башкарачак. Һәр җыр өчен кечкенә генә клип та төшереләчәк.
Акциягә шулай ук балалары булган гаиләләр дә чакырыла. Һәр мультфильмнан җырны башкарырга һәм Instagram социаль челтәрендәге шәхси битендә #Мультконцерт_Татаркино хештегы белән урнаштырырга кирәк (балалар һәм ата-аналар бергәләп җырларга яки музыка уен коралларында уйнарга тиеш).
Иң яхшы номерлар призлар белән бүләкләнәчәк. Тәбрикләү 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә булачак. Шулай ук җиңүче гаиләләр 8 июльдә «Мир»кинотеатры янындагы Аксенов скверында офлайн-форматта узачак концертта чыгыш ясау өчен чакырылачак.