12 майдан Татарстанда балалар бакчалары эшли башлый
9 May, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Татарстанда балалар бакчалары 12 майдан штатлы режимда эшли башлаячак.
«Хәзер Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе гомуми үзизоляциядән соң балаларны кабул итү тәртибен төзи. Шулай ук 12 майдан авылларда аз комплектлы мәктәп укучылары (20 бала укый торган) штатлы режимда укыячак», - диелә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгеннән җибәрелгән хәбәрендә.
Татарстан укучыларының калганнары 12 майдан дистанцион форматта укуларын дәвам итәчәк. 1-8 сыйныф укучылары 23 майда, 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары 30 майда дистанцион форматта уку елын тәмамлый.