Тагын бер сынауның датасы күчерелде
29 Apr, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Рус теле буенча телдән әңгәмә үткәрү өчен резерв вакыты билгеләнде. Имтихан 25 майда булачак.
Төбәкләрдәге мәгариф идарәләренә бу турыда хат җибәрелгән, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.
Документта билгеләп үтелгәнчә, эпидемиологик вәзгыят һәм аерым төбәкләрдә кабул ителгән чикләү чаралары йомгаклау иншасын тиешле срокта үткәрергә мөмкинлек бирмәсә, Рособрнадзор әлеге төбәкләр өчен инша үткәрүнең башка датасын билгеләячәк.