Дистанцион укыту элементлары киләчәктә дә кулланылачак
Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов дистанцион белем бирүнең перспективасы турында фикерен белдерде. «Дистанцион укыту элементлары безнең тормышка, һичшиксез, керәчәк», — диде ул бүген уздырылган туры эфир барышында.
«Без хәзер гел бүгенге кебек укыячакбыз дигән сүз түгел, ләкин без беркайчан да элеккечә укымаячакбыз. Анысын төгәл әйтә алам. Дистанцион укыту элементлары безнең тормышка, һичшиксез, керәчәк. Алар бүген үк безгә кайбер процессларны гадиләштереп, аларны нәтиҗәлерәк итеп булуны күрсәтә», — диде министр.
Рафис Борһанов сүзләренчә, дистанцион укуның иң яхшы яклары киләчәктә дә кулланылачак. Федераль белем бирү стандартларына да үзгәрешләр кертелүе ихтимал, дип саный ул.
«Бүген иртән Саклык банкының платформасы турында сөйләшкән идек, анда конкрет предметны блокларга бүлеп тирәнтен өйрәнү бар. Шул ук биологиядән, мәсәлән, ниндидер блок дөрес төзелсә, дүрт сәгать эчендә моның белән тирәнтен шөгыльләнүче сигез сәгатькә алга китә ала. Алайса аны калган дүрт сәгать шушы дәресләрдә тотудан ни мәгънә?!» — ди министр.
Аның фикеренчә, өлгер укучыга Интернет ресурсларын кулланып, бу блокны мөстәкыйль биреп, бу вакыт эчендә теманы бик үк аңлап бетермәгән калган укучыларга игътибар юнәлтеп булыр иде.