Киләсе уку елында мәктәпләр биш көнлек укуга күчәргә мөмкин
18 Apr, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Казан мэры норматив базаны эшләп бетерергә һәм киләсе уку елына шәһәрнең барлык мәктәпләрендә биш көнлек эш атнасына күчү мөмкинлеген карарга кушты. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Һичшиксез, дәресләрне һәм хәзерге вәзгыятьнең барлык уңай якларын алырга кирәк. Ул директор корпусына онлайн-укытуның барлык өстенлекләрен тагын бер кат тикшерү һәм яңа уку елында өстәмә дәресләрне, факультативларны шушы форматка күчерүне йөкләде. Без биш көнлек уку атнасы турында күптән хыялландык. Без булган тәҗрибә белән бергә, барлык норматив актларны үтәп, гадәти уку процессын һәм онлайн-укытуны берләштерә алабыз", - дип сөйләде Метшин.
Биш көнлек уку атнасына күчү мәсьәләсе соңгы берничә елда тикшерелә.