Татарстанда 9 мәктәп элеккеге режимда эшли башлады
Спас районының 9 авыл мәктәбендә гадәти уку режимына кайттылар. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының профильле комитеты утырышында Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Татарстанда барлыгы 400 дән артык аз комплектлы мәктәп бар. Бүгенге көндә Спас районындагылары гына ачык.
"Роспотребнадзор таләпләрен үтәгәндә аз комплектлы мәктәпләрне ачарга мөмкин, чөнки сыйныфта биштән алып 12гә кадәр укучы укый», - ди министр урынбасары.
Илсур Һадиуллин, әгәр укучыларның ата-аналары риза булса һәм мәктәпләрдә барлык саклану чаралары үтәлсә, аз комплектлы мәктәпләргә гадәти уку режимына кайту мөмкинлеге барлыгын билгеләп үтте.
«Кайбер районнарда ата-аналар баш тарта, чөнки кечкенә авылларда да коронавирус йоктыру очраклары барлыкка килде», — дип тә өстәде Һадиуллин.