IX сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең яңа расписаниесе проекты әзерләнде
16 Apr, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
IX сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең яңа расписаниесе проекты әзерләнде. Төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханының төп вакыты быел 8 июньнән 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Имтиханнарны сентябрь аенда өстәмә вакытта кабат тапшырып булачак. Әйтик, укучылар 4 сентябрьдә өстәмә вакытта – рус теле, 7 сентябрьдә математика кебек фәннәрдән сынау бирәчәк.
Өстәмә вакытта имтиханнар үткәрү өчен резерв көннәр билгеләнгән. Аерым алганда, 14 сентябрьдә – рус теле, 15 сентябрьдә – математика, 18 сентябрьдә рус теле һәм математикадан имтихан тапшыру каралган.