2008 елда “Мәгариф” проекты өчен 1 млрд сум
“Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыру өчен 2008 елда Татарстан Республикасы Хакимияте һәм урындагы бюджеттан 1 млрд сум күләмендә акча бүленеп бирелгән. Ә бу сумма ике ел эчендә федераль казнадан бирелгән суммага тәңгәл килә икән.
Соңгы өч ел эчендә бу проект кысаларында республикабызның 261 мәктәбе дәүләт ярдәме алган. Димәк, Татарстанның һәр 10нчы урта гомуми белем бирү оешмасы материаль–техник базасын һәм укыту җиһазларын яхшырткан булып чыга.
Агымдагы елда узган уку елы белән чагыштырганда укыту җиһазларын сатып алуга республика бюджеты 25 процентка күбрәк сумма биргән. 100дән дә азрак укучы белем алган авыл мәктәпләре өчен җәмгыять белеме кабинетлары өчен җиһазлар алырга планлаштырыла. Шулай ук 9 млн суммалык җиһаз хәрби әзерлек нигезләре кабинетларына да каралган.
Чыганак: www.rost.ru