"Өйдә онлайн укы" порталы дистанцион укытуны оештырырга ярдәм итәчәк
РФ Мәгариф министрлыгы интернет-мәйданчыкта “Дистанцион укыту: процессны оештыру һәм бушлай кушымталар, курслар, видеолекцияләр куллану” белем бирү курсын эшләтеп җибәрде. Аның ярдәмендә педагоглар укучылар һәм студентлар белән читтән торып эшләү формаларыннан файдаланырга өйрәнәчәк.
Курска өч модуль керә: "Педагог өчен белем бирү ресурслары: сайтлар, кушымталар, видеолекцияләр, курслар һәм интерактив кушымталар"; "Дистанцион белем бирүне уздыру технологияләре"; "Дистанцион белем бирү өчен үз контентыңны ничек булдырырга: онлайн-белем бирү методикасы һәм үсеш векторлары".
Уку материалларын Россиядә онлайн-белем бирү буенча әйдәп баручы платформалары - Тоталь диктант, Грамота.ру, Яндекс.Укыту, Алгоритмика, Универсариум, uchi.ru, ismart, internetUrok, Skyeng, Цифрлы инновацияләр фабрикасы һәм башкалар эшләде.
"Өйдә онлайн укы" шулай ук дистанцион укыту өчен файдалы булган мәгариф ресурслары банкын да үз эченә ала.