Дистанцион укытуга кагылышлы сораулар буенча кайнар линия эшли
5 Apr, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дистанцион укытуга кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ачты.
Белгечләр мәктәп, көллият, техникум һәм югары уку йортларында дистанцион укытуны оештыру буенча сорауларга җавап бирәчәкләр.
Кайнар линия эш көннәрендә 09.00 дән 18.00 гә кадәр эшли. Белгечләргә сорауларны (843)294-95-70 телефоны аша бирергә мөмкин.
Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан шулай ук дистанцион укытуны оештыру буенча укытучыларга һәм ата-аналарга методик ярдәм күрсәтү өчен Кайнар линия эшли башлады: 8(800)200-91-85.