Рөстәм Миңнеханов Татарстанда мәктәп каникулларын 19 марттан башларга кушты
18 Mar, 2020 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп каникуллары вакытын, коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, бер атнага алгарак күчерергә кушты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.
«Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча мәктәп каникуллары башлану вакыты күчерелде. Алар 19 марттан башлана. Шулай ук республика Президенты мәктәп каникулларын озайтырга кирәк булган очракта, Казан шәһәрендә дистанцион белем бирү мәсьәләсе буенча эшләргә кушты», — диде Галимова.
Республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм чараларны күчерүне күздә тота.