«Класстан тыш чара - 2020» методик эшләнмәләр конкурсы башланды!
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе «Класстан тыш чара - 2020» методик эшләнмәләр республика конкурсы (алга таба - Конкурс) башлану турында игълан итә.
Конкурсның төп максаты - педагогларның һөнәри осталыгын арттыру; педагогик хезмәткәрләрнең инновацион эш тәҗрибәсен ачыклау, гомумиләштерү һәм тарату, белем бирү процессын фәнни-методик яктан тәэмин итүне камилләштерү, иҗади педагогларга ярдәм итү һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрү.
Конкурста катнашу өчен 2020 елның 31 мартына кадәр https://forms.yandex.ru/u/5e5dffa8426d026168bf0e/ сылтамасы буенча анкета тутырырга кирәк. Катнашучыларның барысы да конкурста катнашучы сертификатын алачак.
Конкурс турында нигезләмәне (PDF һәм WORD форматында) ТР Мәгарифне үстерү институты сайтында "Грантлар һәм конкурслар" бүлегендә йөкләп алырга мөмкин.