Яраткан укытучыгыз өчен тавыш бирегез!
10 Mar, 2020 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Мәгариф» журналы мәктәп укучылары өчен яңа конкурс игълан итте. Иң мәрхәмәтле укытучыны, тәрбиячене онлайн-тавыш бирү юлы белән ачыклаячаклар. Аңа 6 март көнне старт бирелде.
"Конкурсның шартлары гади һәм аңлаешлы иде. Укучылар безнең редакциянең электрон почтасына (magarif@bk.ru) яраткан укытучыларының фотографиясен юлладылар." - дип язылган "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналларының рәсми сайтында.
Яраткан укытучылар өчен тавыш бирергә "Белем.ру" порталы да чакыра! Катнашучылар арасында #әдәбимарафон проектында катнашкан укытучылар да булуы сөендерә!