«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсына гаризалар кабул итү башланды
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсына һәм «Идея-1000» инновацион проектларына ярдәм программасы булган «Старт-1» конкурсына заявкалар кабул ителә башлавы турында игълан итә.
Конкурска сайлап алуда катнашу өчен Татарстан Республикасының фәнни-техник, икътисадый, социаль һәм гуманитар үсеш проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар кабул ителә. 2020 елда конкурс 9 номинациядә узачак: «Перспектива», «Мәгарифтә инновацияләр», «Инновацияләр старты», «Наноимпульс», «Цифрлы икътисад», «Ел патенты», «Социаль әһәмиятле инновацияләр», «Яшьләр инновацион проекты», «Милли технологик инициатива проекты».
Гаризалар 2020 елның 1 гыйнварыннан 15 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды сайтында электрон рәвештә https://apply.ivfrt.ru/send-50 һәм конкурсның 19 вәкиллегенең берсендә кабул ителә (тулырак мәгълүмат https://www.ivfrt.ru/programms/50-luchshikh-idey/ сайтында).