Ирек Ризванов Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнде
3 Feb, 2020 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Ирек Ризванов Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнде. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Яшь профессионал Ирек Асаф улы Ризвановка мөһим блокны ышанып тапшырдык. Аңа яңа вазифасында уңышлар телибез», - диде Татарстан башкаласы мэры.
Ризванов 5 ел дәвамында Казанның Мәскәү районындагы 2нче интернат-лицейны җитәкләде. Метшин сүзләренчә, Мәгариф идарәсенең яңа башлыгы гади укытучыдан алып мәгариф учреждениесе директорына кадәр озын юл узган.