Әдәбият буенча республика олимпиадасында Бөгелмә укучысы җиңүче булды!
31 Jan, 2020 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
27-29 гыйнварда Татарстанда бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм әдәбият буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Әлеге олимпиадада республиканың 35 районыннан, Казаннан, Яр Чаллыдан 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты.
Әдәбият буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Бөгелмә районының 2 нче лицее укучысы Кирилл Ветчиков җиңүче булды.
Әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында Татарстанның Зәй, Яшел Үзән, Нурлат районнарыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 13 укучы җиңү яулады.