X Дөньякүләм "Әдәби марафон" тантанасына 1100 дән артык кеше чакырулы!
"Әдәби марафон" онлайн-проекты 21 нче февраль - Халыкара Туган тел көнендә үзенең беренче юбилей тантанасын үткәрәчәк. Әлеге тантанага татар әдәбиятын яраткан һәм татар телен ихтирам иткән 1100 гә якын финалист чакырулы. Әлеге финалистлар - 21 көн дәвамында үзләрендә яхшы гадәт - татар телендә китап/журналлар уку гадәтен тәрбияли алдылар һәм әлеге яхшы гамәлгә якыннарын һәм дусларын да чакырдылар.
Катнашучылар Татарстан Республикасыннан гына түгел, татар әдәбияты белән кызыксынучылар Удмуртия, Омск, Башкортстан якларыннан да бар! Ә финалга чакырылучы 300 дән артык марафончы - әле 16 яше дә тулмаган мәктәп укучылары! Ягъни, хәзерге заман балаларында татар әдәбияты белән кызыксыну бик кызу темплар белән үсә бара!
Статистикага күз салсак, 21 көн дәвамында 1100 кеше тарафыннан 2000 гә якын татарча китап/әсәр укылганын күрергә була. Бу исә татар әдәбиятының байлыгын, зурлыгын, дәрәҗәсен күрсәтеп тора! ВКонтакте социаль челтәрендә #әдәбимарафон хэштегларының саны инде 70 меңгә якынлашкан (чагыштыру өчен, #татарлар - 19,8 мең, #татарча - нибары 16,6 мең хэштег)!
Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектының юбилее уңаеннан финалистларны бүләкләү тантанасы 21 нче февраль көнне “Пирамида” күңел ачу үзәгендә үткәреләчәк! Тантана 11:00 сәгатьтә башланып китәчәк.
Тантанага финалистлар белән очрашырга һәм аларны тәбрикләргә дәрәҗәле язучылар һәм шагыйрьләр, дәүләт эшлеклеләре, танылган шәхесләр килер, дип көтелә.
Тантанага чакырылган финалистлар исемлеге белән Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында танышырга мөмкин: http://tat-i.net/tt/node/174.