Белем.ру порталыннан Яңа 2020 ел белән котлау
Хөрмәтле Белем.ру порталы кулланучылары!
Ел арты ел үтә, Яңа 2020 ел килер вакыт та җитте! Белем.ру порталы да инде 19 нчы мәртәбә үзенең яңа елын каршылый һәм 19 нчы мәртәбә үзенең кулланучыларына Яңа ел теләкләрен тели.
2020 елны Белем.ру порталы үзенең кулланучыларын адаптив дизайн белән каршы алырга булды. Ягъни смартфоннардан да Белем.ру порталы яңалыклары белән танышып барырга һәм андагы ресурсларны кулланырга уңайлы булачак. Портал кысаларында укытучыларга үз блогларын булдырырга һәм үзләренең сәхифәләрен алып барырга мөмкин икәнен Сез беләсездер инде, дип ышанып калабыз.
Берничә сәгатьтән Җир шарының кешелек дөньясы 2020 елга аяк баса. Узган 2019 елга нәтиҗәләр ясый һәм киләсе 2020 елга планнар кора торган минутлар.
Хөрмәтле дуслар! Киләсе елларның уңышлы булуын планлаштырыгыз! Алдыгызга зур максатлар куегыз, аларны кәгазьгә язып чыршы уенчыгы эченә салып куеп чыршыга элсәгез дә була. Киләсе Яңа елны каршы алганда аны ачып карарсыз да, планнарыгызның күбесе инде үтәлгән булуын күрерсез.
Планнарыгыз 100% үтәлсен дисәгез, аны язып кына калмагыз, әлеге максатыгызга ирешү өчен шушы юнәлештә киләсе Яңа елда көн саен, сәгать саен берәр адым алга атлагыз. Максатларыгыз күз алдында торсын, максатларыгыз язылган кәгазьнең берәрсен ванна бүлмәсендәге көзге янына элеп куя да аласыз. Һәр көн иртә белән торгач максатларыгыз искә төшәр һәм бу юнәлештә алга атларга ярдәм итәр.
Максатларыгызга ирешү өчен ныклы сәламәтлек телибез! Сәламәтлегегез ныклы булсын өчен тәнегезнең сәламәтлеген кайгыртырга онытмагыз. Иртәләрен гимнастика ясауны гадәткә кертегез, 11-31 май көннәрне аермачык #сәламәтиртә проектында катнашыгыз. Әлеге проектта катнашуны да еллык планыгызга кертегез.
Ел дәвамында камилләшегез, белемнәрегезне һәм күзаллауларыгызны киңәйтегез. Белемлерәк булган саен тел байлыгы гына түгел, көчегез һәм рухыгыз да артыр. Моның өчен безнең #әдәбимарафон проекты ярдәмгә килер. Ул квартал саен үткәрелә, анда татар телендә китап укый белгән һәркем катнаша ала. Яшь һәм ил чикләре юк. Кайсы илдән, төбәктән булсагыз да, кем булып эшләсәгез дә - #әдәбимарафон проекты сезнеке! Киләсе марафон - 1 гыйнвар көнне башланып китә! Тормышны яңача башлау, максатларыгызга ирешергә өйрәнү өчен иң текә проектларның берсе! Әлеге проект хәтта Россия күләмендә үткәрелгән бәйгедә дә беренчелекне алды!
Яңа елда якыннарыгызга игътибарны арттырыгыз, дусларыгыз-фикердәшләрегез саны артсын! Күбрәк акча эшләүне, югарырак үрләрне яулауны максат итеп куегыз.
Белем.ру порталы максатларыгызга ирешүегезне теләп кала. Яңа ел белән сезне, дуслар!