«Әдәби карта» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә!
16 Dec, 2019 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре!
Татарстан Язучылар берлеге, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе тарафыннан оештырылган «Әдәби карта» дип аталган бәйгегә әсәрләр кабул итү 30 декабрьдә тәмамлана.
«Әдәби карта» бәйгесендә катнашу өчен «Балачак – рәхәт чак», «Беренче мәхәббәт», «И газиз туган телем» темаларын ача торган шигырьләрегезне, хикәя-әкиятләрегезне "420066 Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, а/т 47" адресы буенча яисә magarif@bk.ru яисә gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы аша редакциягә юлларга кирәк.
Эшләр татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Җиңүчеләргә акчалата премияләр каралган:
- Гран-при – 10 мең сум
- 1 урын – 5 мең сум
- 2 урын – 3 мең сум
- 3 урын – 2 мең сум
Иҗади хезмәтләрегезне һәм гаризагызны «Әдәби карта» бәйгесенә» дип тамгаларга онытмагыз!