Яшь язучыларның республика семинары талантлы яшь авторларны барлый!
Татарстан Республикасы яшь язучылар семинары Татарстан Республикасы язучылар берлегенең 85 еллыгы кысаларында үткәрелә, татар һәм региональ рус телле әдәбиятларның иң яхшы традицияләрен дәвам итүче талантлы башлап язучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Семинарның максаты – талантлы яшь авторларны эзләп табу, аларның беренче әсәрләрен дөньяга чыгару һәм укучыга җиткерү мөмкинлеге бирү, яшь язучыларга аралашу һәм иҗади багланышлар өчен шартлар тудыру, аларның игътибарын Татарстан Республикасы һәм Россия халыкларының тарихына, мәдәниятенә, әдәби традицияләренә юнәлтү.
Семинарда 17 яшьтән алып 35 яшькә кадәр яшьтәге гомуми белем бирү учреждениеләре, урта профессиональ һәм югары профессиональ белем учреждениеләре укучылары, югары уку йортлары студентлары, Казанда һәм башка торак пунктларында яшәүче эшчеләр һәм хезмәткәрләр катнаша ала.