Казанда креатив татар теле укытучыларын әзерләү курслары эшли башлый!
Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Ачык университет татар теле укытучыларын “Мөгаллим” курсларында катнашырга чакыра. Беренче лекция 23 октябрь көнне укылачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
"Заманча татар теле укытучысы" төркеме быел яшь татар теле укытучылары өчен “Мөгаллим” семинарлары оештыра башлаган иде. Әлеге семинарларда татар телен заманча, кызыклы һәм нәтиҗәле итеп укыту алымнары турында сүз алып барылды. Хәзер исә әлеге очрашулар тулы көчле курс рәвешендә тәкъдим ителә.
“Мөгаллим” курсларының максаты – яңалыкка әзер булган, камилләшергә теләгән, креатив татар теле укытучыларын туплап, аларның белемнәрен арттыру. Укытучыларга татар телен заманча укыту алымнары, чит тел укытуда кулланылган лайфхаклар һәм башка кызыклы темалар тәкъдим ителәчәк.
Әлеге курста проектлы укыту, тел өйрәтүдә яңа методикалар каралачак. Бүгенге көндә балаларны дәрескә ничек җәлеп итәргә? Укытучының хокукларын кем яклар? Бер ай дәвамында барачак әлеге курс шушы һәм башка сорауларга җавап табарга да ярдәм итәр.
Дәресләр атнага ике тапкыр - чәршәмбе (18.30 - 20.00) һәм шимбә (13.00 - 16.00) көннәрендә узар дип планлаштырыла. Курсларда яшь чикләүләре юк. Курсны уңышлы тәмамлаучыларга квалификацияне күтәрү турында махсус таныклык тапшырылачак.
Дәресләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгы бинасында (Сафьян урамы, 5) узачак. Беренче лекция 23 октябрьдә укылачак. Алдан теркәлү мәҗбүри.
Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм "Заманча татар теле укытучысы" төркеме.