Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Омскига татар теле дәреслекләре җибәрде
16 Sep, 2019 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы татарлар күпләп яши торган Россия төбәкләрендә татар телен укытуга ярдәм итә. Бу турыда Омск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел сентябрьдә Мәгариф һәм фән министрлыгы Омск өлкәсе территориясендәге мәктәпләрдә татар телен өйрәнү өчен кирәкле санда китаплар һәм дәреслекләр җибәргән. Якын арада аларны район һәм авыл мәктәпләренә җибәрү һәм бүлеп бирү планлаштырыла.
Омск өлкәсе территориясендә татар теле тугыз мәктәптә факультатив буларак укытыла. Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге урта мәктәптә тагын бер татар теле мәҗбүри дәрес буларак укытылачак.