Белем.ру компаниясенә - 12 яшь!!!
Белем.ру компаниясенең туган көне җиткән саен мин артыма борылып карыйм. Никадәр эшләр эшләнгән һәм киләчәктә тагын ниләр эшли алабыз икән?!
Белем.ру IT-компаниясе үзенең беренче көннәреннән үк (2007 елда) җитди проектларга тотынды.
Иң беренче булып без интернет челтәрендә Белем.ру порталын оештырып җибәрдек. Ул гади генә бер интернет-форумнан башланып киткән иде, аннары, әкренләп татарча файдалы белем бирү ресурслары үзәгенә әверелде. Бүгенге көндә http://belem.ru порталында меңнән артык файдалы белем бирү ресурсы бар.
Икенчедән, Белем.ру компаниясе татар телен өйрәнү буенча шактый күп электрон дәреслекләр әзерләүдә катнашты. Татар һәм рус студентлары өчен дә, медицина көллиятләрендә укучылар өчен дә, мәктәп укучылары өчен дә күп кенә электрон дәреслекләр әзерләнде. Инде дистә ел эчендә технологияләр шактый камилләште, әмма кайбер мәктәпләрдән әле һаман да рәхмәтләр ишетеп торабыз!
Өченче зур проект - 2008 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм 16 министрлыкның сайтын татар теленә тәрҗемә итеп чыга алдык һәм ике ел дәвамында Министрлар Кабинетының сайтын татар телендә алып бардык.
Барлык бу эшләребез КДУ, ТДГПУ, ИРО галим-галимәләре һәм татар программистлары ярдәме белән бергә эшләнде. Алар белән бергә эшләү шәхсән үземнең белемнәрне дә камилләштерде. Нәтиҗәдә мин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән физика, информатика, математика, алгебра дәреслекләрен татар теленә тәрҗемә итүдә катнаштым. Татар телле мәктәп укчыларына үз туган телләрендә белем алырга мөмкинлек тудыруда үз өлешемне керттем.
Белем.ру компаниясе дистәдән артык ел дәверендә 120 дән артык сайтны ясауда һәм популярлаштыруда катнашты, бу интернет-проектларның 90 проценты - татар телендә!
Шундый интернет-проектларның иң зурларының берсе - "Татар иле" социаль челтәре булды. Аның идеясе әле хәзер дә безнең күңелләрдә яши, җитәрлек дәрәҗәдә финанслар булуга (10-12 млн.сум) без аны яңача, заманча итеп ясап чыгарга әзербез.
Мәктәпләр өчен ясалган файдалы программаларыбызның берсе - "Аттестатлар тапшыру" программасы. Ул үз вакыты өчен бик актуаль булды һәм Татарстан күләмендә аттестатлар тапшырганда әлеге хезмәтебез өчен бик күп рәхмәт сүзләре ишеттек.
"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән дөньякүләм файдалы интернет-проектлар бәйгесе дә нәкъ менә Белем.ру компаниясе тарафыннан оештырылып җибәрелгән иде, бүгенге көннәрдә унынчы юбилей бәйгегә http://konkurs.belem.ru адресы буенча гаризалар кабул итү бара. Анда быел татарча сайт ясаучылар белән бергә инстаграмчылар да, татарча мобиль кушымталарның авторлары да, ВКонтакте челтәрендә зур татар төркемнәрен алып барган кешеләр дә катнаша алалар.
Моннан тыш Белем.ру компаниясе Татнетны үстерү фонды белән берлектә, күп санлы спонсорлар ярдәме белән #әдәбимарафон, #сәламәтиртә, #эшмәкәрлекрухы, #тәмлемарафон кебек күп кенә интернет-бәйгеләрне оештыруда актив өлеш кертә.
Киләчәккә дә планнарыбыз зурдан. Кемнәр безнең белән, кемнәр безнең командада - алар инде бу проектларның күбесе турында беләләр һәм ихластан әлеге эшләрдә актив катнашалар.
Әгәр татар дөньясы үсеше өчен өлеш кертәсегез, безнең белән бергә камилләшәсегез килсә - Татнетны үстерү фондының (http://tat-i.net/tt) волонтерлары командасына керә аласыз. Алдыбызда булган яңа проектларны тормышка ашыру өчен безгә бик күп ярдәмчеләр кирәк булачак.
Бергә булыйк - бердәм булыйк!
Белем.ру компаниясе һәрвакытта да татар дөньясы, татар теле, татар мәгарифе, татар мәдәнияте һәм татар бизнесы сагында булачак.
Бәйрәм белән!!!
Ихтирам белән, Белем.ру компаниясе директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы