ZAMAN Татар блогинг мәктәбе
5-7 апрель көннәрендә II «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узачак. Чара «Волга» яшьләр үзәгендә үтәчәк (ТР, Боровое Матюшино).
Оештыручылар: Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.
Чараның максаты: социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру өчен уку-укыту мәйданы, аралашу өчен мохит булдыру.
Катнашучылар: татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18-30 яшьтәге татар яшьләре.
Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәл, очрашулар оештырыла: аудитория белән уртак тел табу, Instagramдагы фото-трендлар, мобиль съемка үзенчәлекләре, актерлык осталыгы, таргет көйләү нечкәлекләре, блогерлар өчен файдалы булган программалар һ.б. Фотограф Энҗе Садыйкова, К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Гөлназ Нәүмәтова, танылган блогер Ринат Галиәхмәтов һ.б. шәхесләр белән очрашулар көтелә.
Өч көнлек мәктәптән соң да, катнашучыларның эшчәнлеген күзәтү, бәяләүне дәвам итеп, куелган максатларга ирешкәннәрне бүләкләү планлаштырыла. Үзен иң актив күрсәткән кешене танылган татар блогерлары үз карамагына алачак.