Зөһрә Сәхәбиева Илһам Шакиров турында: Ул бөек укытучы иде
Легендар татар башкаручысы Илһам Шакиров үзеннән соң бик зур мирас калдырды, дип белдерде Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева.
"Уку йортында белем алу — бер нәрсә, Илһам абый белән бер сәхнәдә җырлау, аның белән аралашу — тагын бер мәктәп. Илһам абый үзеннән соң бик зур мирас калдырды", - дип белдерде Зөһрә Сәхәбиева.
Легендар Шакиров җырларында республика халкының күп буыннары үсте, ди башкаручы. РСФСРның атказанган артисты һәм Сәхәбиеваның мәрхүм ире Хәйдәр Бигичев "әлеге юлга басарга" аны Илһам Шакировның иҗаты рухландырды, дип әйтә торган иде.
"Илһам абый тоткан дәрәҗә — ул бик азлар гына саклый ала торган биеклек һәм дәрәҗә, - дип дәвам итте халык артисткасы. — Без хәзер зарланырга һәм уфтанырга тиеш түгел, ә аның өчен дога кылырга тиеш".
Татар эстрадасы легендасы белән хушлашу тантанасы җомга көнне Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.