Физика фәнен укытканда компьютерны куллану
Исәпләү техникасы белән эшләгәндә укучыларда алгоритмик фикер йөртү: эшне аңлы рәвештә планлаштыру, күренешнең модельләрен төзү белү формалаша. Программа төзергә өйрәнү логик фикер йөртүне үстерә, контроль һәм үзконтроль ясауны формалаштыра, гомумиләштерелгән эш күнекмәләре һәм белемнәре белән коралландыра, гомуми фикер йөртү культурасын формалаштыра.
Уку процессында компьютер техникасы кертүне тормышка ашырганда ике хәлне исәпкә алу бигрәк тә мөһим.
Беренчедән, мәктәп баласы ЭХМ да нинди генә режимда эшләмәсен ул укытучы тәэсире астында булырга тиеш.
Икенчедән, “компьютер – кеше» системасы үзенең гибридлы стильле фикер йөртүе белән бары тик ясалма яки табигый интеллект эшли торган мәсьәләләрне генә чишә ала.
В.П.Зинченко ясалма интеллект проблемасы турында фикер йөрткәндә мондый нәтиҗә ясый. “Компьютерларга кеше схемасы буенча иҗат һәм фикер йөртсен өчен әле бик озак күп укырга һәм үзгәрергә кирәк булыр иде”. Ул компьютерны “ясалма интеллект дип түгел, интеллектуаль эшнең инструменты буларак карарга кирәк”, - диде. Шуңа күрә балаларның ЭХМ га иртә җайлашуы компьютер грамотасын үзләштерүнең мөһим компоненты булып тора.
Укучылырның психологик-эмоциональ халәтен тәҗрибәдә бәяләү башлангыч класста ук балаларның исәпләү техникасына һәм эшләү принципларына зур танып белү кызыксынуы тууын күрсәтә. Исәпләү техникасы белән кызыксыну көчле һәм көчсез укучыларда да тигез булуы белән характерлы, чөнки алар исәпләү мөмкинлекләре буенча тигез шартта булалар. Бу физика белән булган кызыксынуны, өлгерешне арттыра.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Физика фәнен укытканда компьютерны куллану | 27.61 KB |