Дөньядагы иң яхшы татар сайтларын һәм татар төркемнәрен (ВКонтакте) барлыйлар!
3 Sep, 2018 Раил Гатауллин 0
Татнетны үстерү фонды ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә дөньяда булган иң яхшы татар сайтларын һәм ВКонтакте челтәрендә эшләп килгән иң яхшы татар төркемнәрен ачыклый!
Дөньякүләм бәйгедә катнашу өчен HTTP://KONKURS.BELEM.RU сайтына кереп теркәлергә һәм катнашучы анкетасын тутырырга кирәк.
Җиңүчеләр октябрь аенда Казанда Г.Камал театрында бүләкләнәчәк, бүләкләү тантанасына ВКонтакте компаниясе вәкилләре дә киләчәк.
ГАРИЗАЛАР 15 СЕНТЯБРЬГӘ КАДӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ!