Бүген - Белем бәйрәме!
Бүген - Белем бәйрәме!
Кызык, әмма белемнәрне без уку елы дәвамында түгел, ә көн саен алабыз.
Кеше - шундый зат, ул белемнәрсез яши алмый. Нинди дә булса өлкәдә мәгълүмат, белем җитмәсә, үзеңне булдыксыз тоя башлыйсың. Эзләнә башлыйсың. Һәм ...
Һәм шундый вакытта ярдәмгә укытучылар килә. Алар инде барысын да белә. Белмәсә - белергә тиеш. Укытучы ни дә булса белми икән - ул инде укытучы түгел. Үз укучысы өчен ул барысын да белеп, булган бар белемен укучысына тапшырырга тырышырга тиеш.
Белем бәйрәме бүген укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә зур бәйрәм. Кайсы өчен зуррак бәйрәмдер, әйтә алмыйм. Комментарийларда бу темага үз фикерләрегезне калдыра аласыз.
Белем бәйрәме уңаеннан котлау сүзләре әйтми кала алмыйм. Барча кешегә сәламәтлек, зур максатлар һәм аңа ирешә алу өчен үҗәтлек теләп калам.
Иң изге теләкләр белән, Белем.ру порталы җитәкчесе Раил Гатауллин