Гаилә бәйрәме
Максаты: Мәктәп, укытучылар, ата – аналар һәм укучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, мөгаләмәне тагын да якынайту.
Бәйрәмгә әзерлек алдан башлана. Сыйныф җитәкчеләре укучылар белән бергә гаилә, әти - әниләр, әби – бабайлар турында әңгәмәләр уздыралар. Мәктәпнең һәр укучысы катнашырлык итеп концерт номерлары: җырлар, биюләр, нәфис сүз, сәламәтлек театры, кечкенә конкурслар, скетчлар әзерләнә.
Укучыларга һәр елны аерым бер темага мәктәптә инша язарга тәкъдим ителә (мәсәлән, “Безнең гаиләнең иң күңелле көне”, “Әти - әнием – минем иң якын кешеләрем”, һ.б.)
Укучылар язган иншалар бәйрәм көнне спортзалга эленә. Спорт залы бәйрәмчә матур итеп бизәлә. Өстәлләр куела, аларда сый, чәчәкләр. Өстәлләргә кую өчен тәм – том, сый әниләр тарафыннан алдан әзерләнеп, мәктәпкә китерелә. Укытучылар да моңа үзләреннән өлеш кертәләр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Гаилә бәйрәме | 35.59 KB |