belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Күңел кылларына акрын гына кагылып китим әле халкымның...

Күңел кылларына акрын гына кагылып китим әле халкымның...

30 May, 2018 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Күңел кылларына акрын гына кагылып китим әле халкымның...
Ресурс авторы: 
Мусаяпова Сөмбел Фаяз кызы, Казан шәһәре Яңа Савин районы 170 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Туй теләкләре

(Разил белән Айгөлгә)

Тормыш юлларында адашмыйча,

Бер-берегезне эзләп тапкансыз.

Бүгеннән соң шушы юлларны сез

Ахыргача бергә атларсыз.

 

Тормыш сукмакларын үткән чакта

Киртәләрдә туктап калмагыз!

Җитәкләшеп үтеп чыгыгыз да,

Алга таба карап атлагыз!

 

Саф мәхәббәт сезне кавыштырган,

Адаштырмый йөртсен юлларда!

Ике күңел һәрчак бергә барсын,

Булсын сезнен куллар кулларда!

 

Күзләреңдә моң бар, дисең...

Күзләреңдә моң бар, дисең...

Ә мин исә шул сүздән

Искә төшереп алам да,

Яшь тамып төшә күздән.

 

Яшел күземдәге моңны

Кайда куя алыйм соң?

Йөрәк тә бит чиксез түгел,

Күчкән күзләремә ул...

 

Яшел хәтфә болынлыкны

Хәтерләткән күзләрем

Берәүне сагынуларга

Әл дә ничек түзәмен ?!

 

...Күзләреңдә моң бар, дисең,

Бар шул инде, бетмәс ул...

 

***

Яшьләр кипкән. Үтте инде

Сине сагынуларым.

Төшкә кереп юксындырмый

Сихерле карашларың.

 

Вакыт төзәтә, диләр бит,

Төзәлми шул яралар.

Киләчәккә өметне дә

Өзә бары тик алар.

 

Чын күңелдән сөйсәләр дә,

Эзли башлыйсың ялгыш.

Нигә һаман эзәрлекли

Синең сер тулы караш?

 

Онытырмын...Син бит

Мине оныта алгансың.

Сөю, сагыну хисе генә

Йөрәктән юылмасын.

Ресурс төре: 
Шигырьләр
Предметлар: 
Уку
Татар әдәбияты
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 30.05.2018 - 11:48): http://belem.ru/node/7540