Мәктәпләрдә - соңгы кыңгырау! Белем.ру порталыннан котлау сүзләре!
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның сыйныф җитәкчеләре, укытучылары һәм әти-әниләре!
Сезне бүгенге зур әһәмияткә ия көн - соңгы кыңгырау чылтыраган көн белән тәбрик итәбез!
Нәкъ менә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әлеге кыңгырау мәктәпләрдә бүген соңгы мәртәбә чыңлый. Мәктәп күңелегезгә никадәр якын яисә ерак булуына карамастан, бу көн, классташлар һәм мәктәп еллары күңелләрдә гомергә сакланачак. Белем һәм тәрбия биргән мәктәбегездә уку елларын күңелле хатирә буларак яхшы яктан гына истә калдырыгыз, дусларыгызның телефон номерларын, туган көннәрен язып алырга, истәлеккә бергә селфи төшәргә онытмагыз. ;) Класс җитәкчесе һәм укытучыларыгызның телефон номерларын, аккаунтларда адресларын югалтмагыз. Киләчәктә дә дус булып, аралашып яшәгез. Бәлки нәкъ менә Сез киләчәктә укытучы булырсыз?! Укытучы белем һәм тәрбия биргән кебек үк үз балаларыгызга белем һәм тәрбия бирерсез.
Соңгы кыңгырау мәктәптә соңгы мәртәбә чылтыраса да, олы юлга чакырган беренче кыңгырау ул. Тормышыгыз якты, матур, кайгыларсыз булсын! Безнең "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән котлаулар ияләренә барып ирешсен!
Иң изге теләкләр белән, Белем.ру порталы коллективы.
Фото http://almet-rt.ru сайтыннан алынды.
Фикерләр
Раил Гатауллин
24 Май, 2018 - 07:55
Permalink
Соңгы кыңгырау (шигырь)
Чылтырый соңгы кыңгырау –
Бар да шат, бар да актан.
Һәркем кулында чәчәкләр,
Кызлар алъяпкыч япкан.
Бары тик рәтләр артында
Укытучы моңая.
Бит очында күз яшьләре,
Күңел шатлыгың кайда?
Кем яшьләндергән күзләрен?
Нигә шат түгел үзең?
Балаларың чыгып китә –
Әйтә алмыйсың сүзең.
Никтер тавышың калтырый
Әйтер сүзең әйткәндә.
Горурланып, шатлык белән
Сүзләреңне әйт әйдә.
Каршыңда – үсмер егетләр,
Матурдан матур кызлар.
Алар бит синең җимешләр,
Инде бит алар зурлар.
Инде бит ничәмә еллар
Син балалар каршында.
Горурлан син алар белән –
Синең хезмәт барсы да.
Юк, син түзмисең шул, һаман
Күзләреңнән яшь ага.
Сиңа кушылып елыйлар
Килгән һәр ата-ана.
Әйе, балалар үстеләр,
Әйе, олы юл алда.
Әйе, гел бергә идек лә –
Ни көтә хәзер анда?
Укытучы яшьләренең
Шулдыр иң зур сәбәбе.
Ул борчыла алар өчен,
Тотып чәчәк бәйләмен.
Ә балалар – алар бик шат,
Аларның бүген бәйрәм...
Тик укытучы күз яшьләре
Тамалар берәм-берәм.
Раил Гатауллин. май, 2015 ел
Ихтирам белән, Раил Гатауллин