belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Мәйдан табу. Мәйдан берәмлекләре

Мәйдан табу. Мәйдан берәмлекләре

11 Apr, 2018 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Мәйдан табу. Мәйдан берәмлекләре
Ресурс авторы: 
Салихова Дәйсәнә Равил кызы, ТР Актаныш районы Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле башлангыч класслар укытучысы

Предмет: Математика, 3 класс.

Дәрес темасы: Мәйдан табу. Мәйдан берәмлекләре.

Материал: Г.В. Дорофеев, Т.Н. Миракова, Т.Б.Бука-“Перспектива” УМК-ы буенча математика дәреслеге, 2нче кисәк, 69-71нче битләр; дәреслек буенча ярдәмлек

Белем бирү максаты: укучыларда турыпочмаклык формасындагы өслекнең мәйданы турында күзаллау булдыру, мәйдан үлчәү берәмлекләре - кв.см, кв.дм. кв.м  һәм аларның тамгаланышы белән таныштыру;

Эшчәнлек максаты: укучыларның өчурынлы саннар белән телдән һәм язмача кушу-алу гамәлләрен эшләү күнекмәләрен ныгыту, фикерләү сәләтен үстерү

Тәрбия бирү максаты: мәйдан таба белүнең тормыштагы әһәмиятен күрсәтү, хезмәт тәрбиясе бирү

Дәреснең метапредметлы бурычлары:

  • Шәхси гамәлләр: математика дәресендә килеп туган проблемаларны чишү өчен кызыксынучанлык тәрбияләү;
  • Регулятив гамәлләр: үзеңнең укытучы һәм классташларың ярдәмендә башкарган эшеңне контрольгә алу һәм бәя бирә алу күнекмәсен үстерү 
  • Танып-белү гамәлләре: игътибарны, хәтерне, математик сөйләмне, фикерләү сәләтен үстерү, өйрәнелә торган материалдан “иң кирәклесен” аерып алуларына, өйрәнелгән төшенчәләрне чагыштыра, гомумиләштерә алулларына ирешү;
  • Коммуникатив гамәлләр: фән белән кызыксынуны арттыру, үз фикереңне тулы әйтә белү, кеше фикерен дөрес итеп тыңлый белү.
Беркетелгән файлКүләме
Package icon Мәйдан табу. Мәйдан берәмлекләре (III сыйныф)156.83 KB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Предметлар: 
Математика
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 11.04.2018 - 21:33): http://belem.ru/node/7530