2018 елда Татарстанда ун урта мәктәп төзеләчәк
10 Mar, 2018 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
2018 елда Татарстанда 6,05 миллиард сумга ун гомуми урта белем бирү учреждениесе төзү планлаштырыла.
Быел “Соловьиная роща”, “Салават күпере” һәм “Светлая долина” торак комплексларында мәктәпләр төзеләчәк. Моннан тыш Алабуга, Чаллы, Чистай, Әгерҗе, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында да яңа мәктәпләр барлыкка киләчәк.
2011-2017 елларда республикада 42 мәктәп сафка бастырылган. Бу максатларга 11,79 миллиард сум акча тотылган. Шулай итеп, 2017 елда Казан, Чаллы, Арча, Биектау һәм Ютазы районнарында яңа мәктәпләр төзелгән. Бу эшләргә 4,34 миллиард сум акча файдаланылган.