«Дулкыннар» Республика бәйгесе быел Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышлана
Узган 2017 елның октябрь-ноябрь айларында «Дулкыннар» Республика бәйгесенең беренче этабы старт алган иде. Бәйге быел татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган. Бәйгенең максаты: татар җырчысы Әлфия Авзалованың тормышы һәм иҗаты үрнәгендә яшьләрдә, балаларда Ватанга мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү.
«Дулкыннар» бәйгесендә Казан шәһәренең, Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең урта белем бирү мәктәбе укучылары, башлангыч, урта һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучылар катнаша ала. Яшь категорияләре:
- кече төркем – 6-9 яшь;
- урта төркем – 10-12 яшь;
- өлкән төркем – 13-16 яшь;
- яшьләр төркеме – 16+ яшь (урта һәм югары белем бирү оешмалары студентлары).
Тиздән бәйгенең Республика этабы башланачак. Бәйгенең Республика этабында район турының «Вокал», «Нәфис сүз», «Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр» номинацияләрендә I, II, III урын алучылар катнашачак. «Рәсем» номинациясендә катнашучылар саны чикләнмәгән.
Республика турында катнашу өчен заявкалар район оешмаларыннан 2018 елның 15 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 58 йорт, 307 офис;
тел/факс: (843) 231-81-54;
е-mail: mc-idel@yandex.ru һәм tatarlar.idel@gmail.com
Республика турын уздыруның төгәл вакыты «Идел» яшьләр үзәгенең рәсми сайтында (mc-idel.ru) күрсәтеләчәк.