Төмәндә татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасы төбәк этабы башланды
12 Jan, 2018 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бүген Төмәндә 21нче гимназия базасында татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы башланды. Олимпиадада Төмән өлкәсе районнары этномәдәни компонентлы мәктәпләреннән 9, 10, 11 сыйныфларның 36 укучысы катнаша.
Укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада биремнәрен эшләгәндә, укытучылар өчен семинар оештырылган.
Җиңүчеләрне һәм призга лаек булучыларны бүләкләү Төмәндә февраль башында булачак